news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кырымда Украина Кораллы көчләренең төнге һөҗүме вакытында өч кеше һәлак булган

Кырым Республикасына төнге һөҗүм нәтиҗәсендә өч кеше һәлак булган. Бу хакта төбәк башлыгы Сергей Аксенов хәбәр итте. Аның мәгълүматлары буенча, тагын ике кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

«Һәлак булганнарның туганнары һәм якыннарының ихлас күңелдән олы кайгысын уртаклашам. Яраланучыларның барысына да тизрәк савыгуларын телим. Хакимият органнары тарафыннан кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, беркем дә ярдәмсез калмаячак», – дип язган Аксенов МАКС мессенджерында.

news_right_1
news_right_2
news_bot