news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Воронеж өлкәсенә дошман һөҗүме вакытында өч кеше һәлак булган, 39 кеше яраланган

Воронеж өлкәсе губернаторы Александр Гусев дошман пилотсыз очкычларының массакүләм һөҗүменә аңлатма бирде. Аның мәгълүматлары буенча, 26 октябрьгә каршы төндә өлкәдә - 113, ә Воронеж шәһәрендә 70тән артык пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән.

«Бүген безнең төбәк чираттагы тапкыр дошман һөҗүменә дучар булды. Икътисад объектлары һәм торак секторы зыян күрде», – диде Гусев.

Өлкә Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, һөҗүм вакытында өч кеше һәлак булган, 39ы төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең өчесе – балалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot