news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Третьяков галереясе җитәкчесе Р.Миңнехановны фондның Казандагы күргәзмәсе белән таныштырды

Казандагы күргәзмәнең 70 процентын Третьяков галереясеннән китерелгән картиналар алып тора.

Третьяков галереясе җитәкчесе Р.Миңнехановны фондның Казандагы күргәзмәсе белән таныштырды
president.tatarstan.ru

(Казан, 31 август, "Татар-информ", Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Эрмитаж-Казан" үзәгендә тәкъдим ителгән "Передвижники: 1871 — 1902. Из собрания Государственной Третьяковской галереи" күргәзмәсен карады. Күргәзмә буенча экскурсияне Третьяков дәүләт галериясе генераль директоры Зөлфирә Трегулова үткәрде. Шулай ук кунакларны "Казан Кремле" Дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева да озатып йөрде.

Күргәзмә шул дәвердәге танылган рәссамнар Илья Репин, Иван Крамской, Владимир һәм Константин Маковскийлар, Илларион Прянишников, Василий Поленов, Иван Шишкинның һ.б. рәссамнарның 57 эшеннән тора.

"Казандагы күргәзмәнең 70 проценты Третьяков галереясенең төп фондын тәшкил итә. Бу - музей өчен сирәк күренеш", - дип сөйләде "Татар-информ"га "Эрмитаж-Казан" үзәге хезмәткәре Валентина Гратышева.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов "Царские дары" күргәзмәсен карады. Анда Дәүләт Эрмитажындагы кыйммәтле әйберләр куелган. Ул 25 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

Күргәзмәнең төп экспонаты -  2014 елда Россия Президенты Владимир Путин Эрмитажга бүләк иткән Карл Фаберже фирмасының камин сәгате.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100