Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Третьяков Дәүләт галереясы картиналары Казан Кремле диварында ике көн “кунак” була
Бу проект Новосибирск, Екатеринбург, Чиләбе, Пермь һәм Уфа шәһәрләрендә гамәлгә ашырылган һәм соңгысы түгел...
(Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”). Танылган рус рәссамнары хезмәтләреннән торган “Шәһәр биналары” күчмә күргәзмәсенең чираттагы чарасы 8-9 декабрь көннәрендә Казанда уздырыла. Бу проект Новосибирск, Екатеринбург, Чиләбе, Пермь һәм Уфа шәһәрләрендә тормышка ашырылган инде. Шул рәвешле, ай дәвамында зур шәһәрләрнең архитектур ассамблеясында Третьяков Дәүләт галереясы картиналары проекцияләнә.
Проектның максаты — Россия шәһәрләренең сәнгати киңлеген арттыру һәм илнең мәдәни байлыкларына халыкны җәлеп итү. Моның өчен шәһәр биналары диварларында XIX гасыр ахыры- XX гасыр башында иҗат ителгән 20 картина: Иван Шишкинның “Нарат урманында иртә”сеннән алып, Исаак Левитанның “Марта”сына кадәр шәһәр халкына тәкъдим ителәчәк.
Картиналар Казан Кремленең Батурин урамы ягындагы диварында кичке 6 дан төнге 12 гә кадәр проекцияләнәчәк.
Казаннан соң картиналар Түбән Новгород шәһәренә “юл тота”, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз