Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Третьяк: Татарстан хоккейны үстерә, әмма Россия җыелма командасына уенчылар бирми
Россия Хоккей федерациясе президенты Татарстанда тренерлар кадрлары сыйфаты проблемасы бар, дип саный.
(Казан, 2 июнь, “Татар-информ”). Татарстан хоккейны үстерү буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булып тора, әмма Россия җыелма командасы өчен йолдыз-уенчылар бирми. Бу хакта Россия Хоккей федерациясе президенты, өч тапкыр Олимпия чемпионы Владислав Третьяк “Татмедиа” генераль директоры Андрей Кузьминга “Татар-информ” өчен биргән интервьюсында белдерде.
Третьяк, бу вазгыятьнең сәбәбе профессиональ тренерлар кадрлары җитмәвендә, диде.
“Татарстан – хоккейны үстерүдә иң алдынгы төбәкләрнең берсе. 42 шугалак. Әгәр Казанны алсак, бу, мөгаен, дөньяда иң яхшы матди-техник база. Бу искиткеч. Әмма, кызганыч, йолдызлар азрак. Ничә еллар дәвамныда стадионнар бар, ә йолдызлар күрмим. Россия җыелма командасына кемне бирдегез? Сез җыелма командага эләккән, Олимпия чемпионы булган бер спортчыны да әйтә алмыйсыз. Бу белгечләр җитмәве турында сөйли. Стадион төзү бер эш, икенчесе – команда җыярга, тренерга яшь спортчыны ничек тәрбияләү турында методика һәм белем бирү. Бездә стадион төзеделәр һәм тренерны институттан алалар. Ул әле яшь, нәрсәдер белми яки аны өйрәткәнчә эшли. Мине Тарасов ничек өйрәтте, мин дә капкачыларны шулай өйрәтәм диюче уенчылар да бар. Хәзер башка методика, капкачының мин уйнаган вакыт белән чагыштырганда, уйнау стиле башка. Шуңа күрә без хоккейчыларны әзерләү буенча “Красная машина” программасын әзерләдек”, - диде Россия Хоккей федерациясе президенты.
Интервью 2 июньдә sntat.ru порталында чыкты. YouTubта “Татар-информ” каналында интервьюның видеосын карап була. “Татарстан24” телеканалында шимбә 18.30 һәм якшәмбе 13.30 сәгатьтә “Интервью без галстука с Андреем Кузьминым” программасында карый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз