Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Третьяк Россия Хоккей федерациясе президенты постына яңадан сайланды
Владислав Третьяк Россия Хоккей федерациясе президенты итеп бишенче срокка сайланды. Бу хакта оешманың идарә рәисе Аркадий Емельянов хәбәр итте.
«Владислав Третьяк Россия Хоккей федерациясе президенты итеп яңадан сайланды», – дип Емельянов сүзләрен «Чемпионат» китерә.
Владислав Третьяк Россия Хоккей Федерациясен 2006 елда җитәкли. Бу вакыт эчендә Россия җыелма командасы дүрт тапкыр дөнья чемпионы булды (2008, 2009, 2012, 2014 еллар). Третьяк 16 дәүләт бүләгенә, шулай ук ике чит ил бүләгенә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз