news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Третьяк Миңнехановны Росия җыелма командасының җиңүе белән котлады

Турнирда Казанның «Ак Барс» командасыннан өч хоккейчы катнашты.

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россия Хоккей федерациясе башлыгы Владислав Третьяк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Беренче Канал Кубогында — Еврохоккейтур этабында илкүләм команданың җиңүе белән бәйле котлау җибәргән. Третьяк шулай ук Казанның «Ак Барс» хоккейчыларының матчтагы ролен билгеләп үтте.

«Җыелма команда „Ак Барс“ хоккейчыларыннан башка җиңә алмас иде. Алар — Дмитрий Юдин, Дмитрий Воронков һәм Никита Лямкин.Беренче канал Кубогында аларның составы — майда дөнья чемпионатында чыгыш ясаячак команданың тотнагы», — диелгән котлауда.

Турнирда Валерий Брагин спортчылары  өч матчта уйнады һәм өч тапкыр җиңүгә иреште. «Ак Барс» форварды Воронков Финляндиянең җыелма командасы капкасына дубль белән билгеләп үтелде, Казан клубы хоккейчылары башка очколары белән танылмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot