Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Тренер Заһитова турында: Ул югары урыннар өчен көрәшә алмаганын аңласа, китәчәк
Фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Людмила Великова спортчының перспективалары турында сөйләде.
(Казан, 5 август, «Татар-информ»). Фигуралы шуу буенча Россиянең атказанган тренеры Людмила Великова Алинә Заһитованың мөмкин булган спорт перспективалары турында үз фикерен белдерде. Бу турыда «Спорт-Экспресс» хәбәр итә.
«Ничек була инде. Ул бит үзен хөрмәт итәргә тиеш. Әгәр Алинә иң югары урыннар өчен көрәшергә әзер булмавын аңласа, китәчәк. Шул ук вакытта мин ул моннан әллә ни югалтмаячак, дип саныйм. Бик яхшы кыз ул, бик тәрбияле. Без аның белән очраштык һәм яхшы аралаштык. Әгәр ул әле көрәшергә әзер икәнен аңласа, мин шат булачакмын. 2022 елгы Уеннарга бару өчен дәгъвачылар никадәр күбрәк булса, безнең фигуралы шуу өчен дә шулкадәр яхшырак», — дип сөйләгән белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз