news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тренер Этери Тутберидзе Камилә Вәлиеваның гаепсез булуына ышануын әйтте

Хәзерге вакытта спортчыга Пекиндагы Олимпия уеннарында чыгышын дәвам итәргә рөхсәт бирелгән.

Тренер Этери Тутберидзе Камилә Вәлиеваның гаепсез булуына ышануын әйтте

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ»). Фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның тренеры Этери Тутберидзе Беренче канал эфирында спортчының гаепле булмавына (ул тыелган матдә куллануда гаепләнә) ышануы турында белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

Халыкара допинг-тестлаштыру агентлыгы (ITA) 2021 елның 25 декабрендә Вәлиевадан алынган допинг-үрнәк триметазидинга уңай нәтиҗә күрсәтүе хакында хәбәр иткән иде. Тест нәтиҗәсен Стокгольмдагы допингка каршы лаборатория 8 февральдә тапшырды.

Россия допингка каршы агентлыгы Вәлиеваны ярышлардан вакытлыча читләштерде — спортчының апелляциясеннән соң 9 февральдә чикләү гамәлдән чыгарылды.

Хәзерге вакытта аңа Пекиндагы Олимпия уеннарында чыгышын дәвам итәргә рөхсәт бирелгән.

Халыкара Олимпия комитеты һәм Бөтендөнья допингка каршы агентлык (WADA) Спорт арбитраж судында (CAS) Вәлиеваны ярышлардан читләштерүне гамәлдән чыгару турындагы карарга карата ризасызлык белдерде.   

Камиләнең тренеры Этери Тутберидзе сүзләренчә, «бу — бик тә каршылыклы һәм катлаулы хәл, сораулар бик күп, ә җаваплар бик аз».

«Шуны ышанып әйтә алам: Камилә гаепсез һәм чиста. Бу безнең өчен теорема түгел, ә аксиома — моны расларга кирәкми. Мин ниндидер гамәлләр беркетмәсе булуын аңлыйм, аннан башка мөмкин дә түгел. Без спортчыны язмыш кочагына ташламадык. Без үзебезнең спортчылар белән кайгыда да, шатлыкта да һәм ахыргача бергә», — ди ул.

Этери Тутберидзе сорау да куя. «Шунысы аңлашылмый: допингы шикле булган спортчыны ни өчен Олимпиадага җибәргәннәр? Бу төрле хәлләрнең очраклы рәвештә бергә туры килүеме, әллә алдан планлаштырылган әйберме? Гаделлек тантана итәчәгенә өметләнәбез», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100