news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты башланды

Тренер Айрат Кәлимуллин истәлегенә джиу-джитсу буенча Идел буе Чемпионаты башланды
Фото: Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Казан шәһәренең «Ак барс» көрәш сараенда мөселман тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә багышлап ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында джиу-джитсу буенча Идел буе федераль округы Чемпионаты һәм Беренчелеге башланды. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ярышларда Идел буе төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Саратов, Ульяновск өлкәләреннән, Пермь краеннан 300гә якын спортчы катнаша. Келәмгә шулай ук Татарстанның ислам уку йортлары студентлары, шулай ук мөселман яшьләре чыга. Ярышларның баш хөкемдары – Бөтенроссия категориясе судьясы Герман Енаев, ә баш сәркатибе – беренче категория хөкемдар Рамил Вәлитов. Алар икесе дә Мәскәүдән», – диелә хәбәрдә.

Турнирны Татарстан мөфтияте ярдәмендә Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе оештыра. Әлеге көрәш бәйгесе танылган мөселман спортчысы һәм тренеры Айрат Кәлимуллин истәлегенә аның исемен йөртә.

  • Айрат Дамир улы Кәлимуллин (30.04.1961 – 23.03.2022) джиу-джитсу буенча дөньякүләм билгеле спортчы. Ул Татарстан Республикасы Джиу-джитсу федерациясе президенты булып эшләде. Танылган спортчы СССРның җыелма командасын ихтыярый уеннарга (игры доброй воли) әзерләү буенча тренерларның берсе. Моннан тыш, Айрат Кәлимуллин – ветераннар арасында джиу-джитсу буенча дөнья чемпионы (2013, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре), самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, джиу-джитсу буенча кара билбау иясе. Айрат Дамир улының озакка сузылган авырудан соң 2022 елда арабыздан китүе Татарстан мөселманнары өчен зур югалту булды. Аның укучылары халыкара спорт ярышларында Татарстан һәм Россия исеменнән уңышлы чыгыш ясый һәм спортчыларның яңа буынын тәрбияли.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100