news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРдан 831 хезмәткәр кышкы Олимпия уеннарына әзерләнгән Сочига хокук тәртибе һәм куркынычсызлык сагына 4 айлык командировкага җибәреләчәк

Аларның 180ләбе – участок полицейские

 (Казан, 14 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы подразделениеләреннән сайлап алынып, 5 декабрьдә 831 хезмәткәр кышкы Олимпия уеннарына әзерләнгән Сочи каласына хокук тәртибе һәм куркынычсызлык сагына 4 айлык командировкага җибәреләчәк, аларның 180ләбе – участок полицейские. Участковыйлар исә Казаннан (барысы 24 кеше) һәм авыл районнарыннан туплана. Хәзерге вакытта Татарстанда полициянең 1187 участок вәкаләтлесе, ягъни участок полицейские хезмәт итә, шуларның 832се – шәһәрләрдә, 355е – авыл җирлекләрендә.

Бүген әлеге министрлыкта уздырылган матбугат конференциясендә җәмәгать тәртибе сакчылыгын оештыру һәм ТР башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән багланышлар идарәсе башлыгы полиция полковнигы Марат Зарипов шулай дип игълан итте. Сочига сайлап алу барышында төп игътибар нәрсәгә юнәлтелә, дигәндә, эш күрсәткечләре һәм сәламәтлек буенча таләп зур, чөнки тауларда эшләргә туры килә һәм соңгысы буенча мәсьәлә проблемалы, дип аңлатты М.Зарипов. Участковыйларга ихтыяҗ актуаль кала бирә, хезмәткә кабул иткәндә аларның хәрби хезмәт узган һәм сәламәтлек ягыннан иң югары категорияле булуы таләп ителә, дип белдерде.

Журналистларның, тулы 4 айга шуның кадәр күп участковый Сочига китеп баргач, торак пунктларда хокук тәртибе начар якка үзгәрмәсме, җинаятьчелек артуына китермәсме, дип борчылуына идарә җитәкчесе Марат Зарипов, федераль үзәктән әмер килгән, димәк, үтәлергә тиеш, Универсиада уздырган Казанга да бөтен Россиядән диярлек хокук сакчылары, көч структуралары вәкилләре китерелде, Олимпия уеннары уздырганда да шулай булачак, урында калганнарына тагын да тырышыбрак эшләргә туры килә, дип җаваплады.

Биредә шушы мәсьәләгә игътибар итү кирәк: республикада 1187 участковый җаваплылыгындагы агымдагы килеп чыккан эшләргә өстәп, алар күзәтчелегендә, Марат Зарипов биргән 1 ноябрь белешмәсе буенча, 72552 зат исәпләнә, ә алар һәрбер участковыйга уртача 61-62 кеше дигән сүз.

news_right_1
news_right_2
news_bot