news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда язгы чәчү вакытында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү буенча айлык уза

Айлык 20 апрельдән 20 майга кадәр үтәчәк

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”). 20 апрельдән 20 майга кадәр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе һәм агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәри берлегенең тармак республика комитеты белән берлектә язгы чәчү кампаниясе барышында куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү буенча айлык үткәрә. Айлык язгы кыр эшләре вакытында җитештерүдә бәхетсезлек очракларын булдырмый калуга ярдәм итәргә тиеш, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Әлеге чорда чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы, асылмалы җиһазларның техник торышын тикшерүне оештыру күздә тотыла. Язгы чәчүдә катнашучылар махсус кием, аяк киеме һәм кирәкле барлык шәхси саклык чаралары белән тәэмин ителергә тиеш. Әгәр бу кагыйдәләр үтәлмәсә, җитәкчеләр административ яки җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Куркынычсызлык техникасы буенча инструктажлар механизаторлар белән дә, язгы чәчү кампаниясенә җәлеп ителгән эшчеләр белән дә үткәреләчәк. Хезмәтне саклау буенча иң яхшы җитәкчеләр һәм белгечләрне билгеләп үтү күздә тотыла.
28 апрельдә Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан игълан ителгән Бөтендөнья хезмәтне саклау көне кысаларында Татарстанда бердәм хезмәтне саклау көне үтәчәк.


news_right_1
news_right_2
news_bot