news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРда яңа банк технологияләре үсеше, тиз арада акча күчерү турында сөйләшү булды

Мәсьәләгә «Ак Барс» банкы һәм «Россия Саклык банкы» вәкилләре ачыклык кертте

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Быел Бөтендөнья Банкы банк аша акча күчерүдә Россия, АКШ, Согуд Гарәбстаны, Швейцария һәм Германиядән соң, дөньяда 5 нче урынны били, дип игълан итте. Россиядә гамәлдә булган 16 төр акча күчерү системасыннан республиканың «Ак Барс» банкы өчен иң ышанычлылары «Вестерн Юнион»/«Western Union», «Контакт»/«Kontakt» системалары, корреспондент челтәре санала, ә «Россия Саклык банкы»/«Сбербанк России» өчен «Блиц» дип аталганы кулай. Әлеге системалар бары тик акча салып җибәрү, «юлга» сарыф ителгән вакыт, колачлаган географик киңлек һәм хезмәт күрсәткән өчен комиссия алып калу буенча бер-берсеннән аерылып тора.

 «Ак Барс» банкы ААҖ тышкы икътисади операцияләр идарәсе белгече Валерия Колесник белән шушы банкның продукт рәтен үстерү идарәсе белгече Галия Чанышева китергән мәгълүматлар буенча, «Вестерн Юнион» аша счет ачмый гына дөньяның теләсә кайсы «ноктасы»на акча сум (рубль), АКШ долларында күчерергә була, акча исә 1-10 минут эчендә барып җитә һәм аны «Ак Барс» банкыннан гына түгел, әлеге системадан кулланган теләсә кайсы банкка барып алырга мөмкин. «Вестерн Юнион» Америка системасы 10 елга якын вакыт уңышлы эшли, клиентлары арта бара һәм дөньяда ул яхшы ук танылган: 200 илдә 379 хезмәт күрсәтү пункты исәпләнә. Ә Россиядә аның «Вестерн Юнион ДП Восток» бүлендек (дочерняя) компаниясе бар, «Ак Барс» банкы клиентлары 130лап пункт аша акча күчерә ала. «Контакт» системасы 1990 елдан бирле эшли, аның аша исә сум, АКШ доллары яки еврода җибәрелгән акча 15 минуттан соң барып җитә һәм Россия, моны БДБ һәм Балтыйк буе илләре, ерак чит илләр арасында счет ачмый гына башкарып була. Боларның комиссиясе җибәрелә торган акчаның 2 проценты чамасы тәшкил итә. Корреспондент челтәре аша акча Россия төбәкләренә, хәтта АКШ, Европа илләренә дә 1-3 көндә барып җитә, аның каравы, «тизлек өчен» түлисе булмый.

 «Россия Саклык банкы»ның 8610 нчы «Татарстан банкы» бүлегенең кертемнәр һәм хисаплар бүлеге әйдәп баручы инспекторы Оксана Литвиненко сүзләренчә, әлеге банкның Россия буенча 20 меңнән артык подразделениесе бар, шуларның 700дән күбрәге Татарстанга туры килә, Казакъстан белән Украинада бүлендек банклары бар, шуңа күрә нинди дә булса банк операцияләре ясаганда башка банклар хезмәтеннән куллануга ихтыяҗ юк.  2006 елдан бирле шушы банкта гамәлдә булган акча күчерүнең үз «Блиц» системасы буенча Россия буенча 10 меңнән күбрәк, республикада 260лап подразделениесе буенча сроклы бу система аша счет ачмый гына сумнарда эш йөртеп була, ләкин күчерелә торган акча 150 сумнан ким 3000 сумнан артык булмаска тиеш, җибәрелә торган сумманың 1,75 проценты кадәр комиссия алына. Вкладтан акча салып җибәргәндә исә сумнарда да, АКШ долларында да була ала, җибәрелгән акчаны алучыга ул акчалата бирелгәндә сумнарда гына була ала, валютада салынган акча счетка күчерү юлы белән генә тапшырылырга мөмкин. Җыеп кына әйткәндә, 9 айда Татарстанда «Россия Саклык банкы» аша җибәрелгән акча 5 млрд. сумны узып киткән һәм 300 меңләп клиент поручениесе белән эш йөртелгән, бу узган елгыдан өчтән бергә күбрәк, әмма акча әйләнеше буенча үсеш әллә ни күзәтелмәгән. Татарстан буенча җибәрелгән акчаның һәр икенчесе «Блиц» системасы аша башкарыла. Банкның корреспондент челтәренә дөнья буйлап 50ләп корреспондент исәпләнә, димәк, дөньяның теләсә кайсы «ноктасы»на акча җибәреп була.

Бүген «Татар-информ» агентлыгында «ТРда яңа банк технологияләре үсеше. Акча күчерү: динамика һәм үсеш» темасына  үткәрелгән «түгәрәк өстәл»дә шул хакта сүз булды. Г.Чанышева билгеләп үткәнчә, акча салу буенча Татарстан Россия Федерациясендә донор регион булып тора, акча салып җибәрүчеләрнең күпчелеге гастарбайтерлар булып, республикадан акча, нигездә, Урта Азиягә китә, алардан соң студентлар һәм туристлар тиз арада акча күчерү хезмәтеннән куллана. В.Колесникова, 2-3 ел элек Үзбәкстан белән Төркмәнстанга иң күп акча күчерелгән булса, республикага АКШ белән Австралиядән акча кергән, хәзер Үзбәкстан белән Төркмәнстанга Украина кушылды, шулай ук Евроберлек илләренә, Израиль һәм Кытайга юллана, соңгысына «Вестерн Юнион» буенча ташламалы тарифлар каралган, ә керә торган акча - АКШ белән Евроберлек илләреннән, дип белдерде. Аның сүзләренчә, банкның корреспондентлык челтәре аша күчерелгән акчаның 60 проценты - АКШ долларында. Утырышта чыгыш ясаучылар, акча салып җибәргәндә яки җибәргән акчаны алганда акча конвертацияләнә ала, ләкин кайбер илләргә, әйтик, Англиягә акча салганда монда ук анда кулланыла торган акчада җибәрү отышлырак булуын һәм клиентларга киңәш бирергә әзер булуларын ышандырып әйттеләр.

Илнең, дөньяның теләсә кайсы почмагына тиз арада акча җибәрү һәм җибәрелгәнен алу, акчаны ышанычлы формада йөртү мәсьәләсе буенча югарыда телгә алган банк вәкилләре, банк карталары, банк чеклары (алары исемле) кулай санала, купюралата зур сумма белән ял иткән вакытта акчаны кунакханәләр сейфларына бикләтү куркынычсызрак, дип саныйлар. Вахта ысулы белән эшләүчеләр өчен, мәсәлән, бер счетка 2 карта булдырып, илнең кайсы да булса почмагыннан салып җибәргән акчаны банкоматтан 2 нче электрон карта белән алып булуын (мәсәлән, гаиләсенә) һәм счетка акча керүе хакында банк SMS-хәбәр җибәрүе, Интернет аша банк операцияләре, гомумән, клиентлар өчен төрле уңайлык каралуын басым ясап әйттеләр. «Ак Барс» банкы исә физик затларны кызыксындырган сораулар белән Казандагы 2303-303 һәм Росия буенча 8-800-2005-303 телефоны, http://www.akbars.ru/ аша элемтәгә керергә, мәгълүмат алырга чакыра. «Россия Саклык банкы»н Интернет челтәреннән http://www.sbrf.ru/ адресы буенча табып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100