Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРда вузларда наркотикларга каршы эшчәнлекне оештыру буенча семинар уза
Анда республика вузларының 40 психологы, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарәсе белгечләре, ТРның алдынгы психология-педагогика белгечләре катнашачак
(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). 20-21 нче ноябрь көннәрендә “Сосновый бор” санаториясендә Псков дәүләт университеты белгечләре катнашында “Вузларның психология хезмәтләре базасында студентлар арасында наркотикларга каршы эшчәнлекне оештыруның иң яхшы практиклары” темасына семинар уза.
Семинар ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының “Вузларда психология хезмәте-2012” проекты кысаларында уздырыла.
Анда республика вузларының 40 психологы, РФ Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча Идарәсе белгечләре, Казанның, Чистайның, Яр Чаллының алдынгы психология-педагогика белгечләре катнашачак.
Семинар кысаларында “Вузларда психология хезмәте-2012” проекты буенча Республика конкурсына нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү планлаштырыла, дип хәбәр ителә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы порталында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз