news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда узган тәүлектә 2726,5 тонна сөт җитештерелгән

Тәүлегенә бер сыердан уртача 11,6 литр сөт савылган

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Узган тәүлектә Татарстанда 2726,5 тонна сөт җитештерелгән. Тәүлегенә бер сыердан уртача 11,6 литр сөт савылган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. 

Үткән тәүлектә узган елның шул чоры белән чагыштырган вакытта сөт 132,4 тонна күбрәк алынган. Агымдагы ай башына тулаем продукция җитештерү - 7,9, алдагы көн  белән чагыштырган вакытта 0,8 тоннага арткан. 

Әлеге төр продукцияне җитештерү буенча Мамадыш, Әтнә, Саба, Балтач, Буа районнанары алда бара, аларда узган тәүлектә 83,3 тоннадан алып 149,5 тоннага кадәр сөт савылган.

Кызганычка, кайбер терлекчелек комплексларында терлекләрнең кышлавы шактый авыр шартларда уза. Питрәч, Баулы, Алексеевск, Сарман, Лениногорск, Кама Тамагында һәм республиканың башка районнарында 8,4дан алып 76,8 тоннага кадәр генә сөт савып алалар.          

news_right_1
news_right_2
news_bot