news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда Урман утырту көнендә 1 млн үсентегә "прописка" биреләчәк

2011-2014 елларда акция вакытында ТР территориясендә 2790 гектар мәйданда 10,4 миллион чамасы үсенте утыртылган һәм орлык чәчелгән

  (Казан, 23 апрель, «Татар-информ»). 25 апрельдә Урман утырту көне һәм “Җиңү урманы” Бөтенроссия акциясе кысаларында 200 гектар мәйданда 1 млн данә үсенте утырту планлаштырыла. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2010 елда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән, уңай экологик мохит булдыру һәм Казанда, республика шәһәрләрендә һәм торак пунктларында яшел үсентеләр мәйданнарын арттыру максатыннан,  Урман утырту көне үткәрелде. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы карары буенча, 2011 елдан башлап Урман утырту көне бөтен РФ территориясендә үткәрелә.

2011-2014 елларда акция вакытында ТР территориясендә 2790 гектар мәйданда 10,4 миллион чамасы үсенте утыртылган һәм орлык чәчелгән.

Акция үткәрү өчен Урман селекция-орлыкчылык үзәге һәм “Урман” дәүләт бюджет учреждениесе карамагындагы урман питомникарында ылыслы һәм яфраклы агачлар үсентеләре әзерләнгән.

Казанда акция  сәгать 9да Дәрвишләр бистәсе Каенлыгында башлана. Шулай ук тантаналы митинг та була. “Җиңү урманы” акциясендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашачак.

Акция шулай ук сәгать 12 нче яртыда "Kazan-Arena" стадионында да узачак. Урман утырту көнендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты Аппараты һәм Министрлар Кабинеты белгечләре катнаша.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot