news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРда территторияләрне санитар-экологик чистарту ункөнлеге башланды

Ул 18 октябрьдә гомумреспублика өмәсе белән тәмамланчак

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда республика муниципаль берәмлекләр территорияләрен санитар-экологик чистарту буенча ункөнлек башланды.

Ункөнлек кысаларында сквер, парк, балалар мәйданчыклары, азык-төлек һәм башка базарларны, халык күпләп ял итү урыннарын, гараж кооперативларын, шәхси торак сектор территорияләрен чүп-чардан арындыру буенча чаралар оештырылачак.

Моннан тыш, бу көннәрдә җитештерү һәм куллану калдыклары әйләнеше өлкәсендәге табигатьне саклау законнары таләпләрен үтәүне, аеруча саклана торган табигать территорияләренең санитар хәлен күзәтү көчәйтеләчәк. Торак пунктлар территорияләре, шәһәр яны зоналары, сулыкларның ярлары, халык күпләп ял итү урыннарында санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү мәсьәләсенә аерым игътибар биреләчәк.  

Ункөнлек 18 октябрьдә гомумреспублика өмәсе белән тәмамланчак, дип хәбәр итә ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат хезмәте.                

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100