news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда төзеләчәк авиация технопаркы Франциянең авиация предприятиесе өчен дә хезмәт итәчәк

Бу хакта бүген Казанда узучы Татарстан-Франция эшлекле форумында сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин җиткерде

(Казан, 19 май, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Франциянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Станислас де Лабуле ике республика авиация предприятиеләренең хезмәттәшлек мөмкинлекләрен югары бәяләде. Бүген «Корстон» үзәгендә узучы Татарстан-Франция эшлекле форумында ул бу багланышларны ныгыту юлларын эзләргә чакырды.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Александр Когогин да республиканың авиация сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек кызыксындыруын аерым билгеләп узды. Аның фикеренчә, Казан авиапредприятиесендә Франция очкычлары өчен комплектлаучы детальләр җитештерү мөмкинлеге бар. Моннан ике ел элек «Эйрбас» компаниясе Казан авиация-җитештерү берләшмәсенә әлеге тәкъдим белән чыккан булган. Министр бу җәһәттән Татарстанда төзеләчәк авиация технопаркына зур өметләр баглый. Александр Когогин моннан ике көн элек «Эйрбас» компаниясенең Мәскәүдәге вәкиллеге җитәкчелеге белән бу хакта сөйләшүләр узуын искәртте. Алар июнь ахырында Казанның Горбунов исемендәге авиация-җитештерү берләшмәсе, Казан вертолет заводы белән ташыну өчен безгә махсус киләчәк. Министр белдерүенчә, әлеге сәфәр нәтиҗәләрен истә тотып, Татарстанда авиация технопаркын үстерү буенча карарлар кабул ителәчәк. Бүгенге көндә бу технопарк өчен берничә мәйдан карала. Алар башкарасы заказлар үзенчәлекләренә карап сайлап алыначак.

news_right_1
news_right_2
news_bot