news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРда сыйфатсыз 1,6 миллион сумлык товар кулланылыштан алынган

Лаборатор тикшерүләр узган барлык товарларның 26 проценты яраксыз дип табылган

 (Казан, 18 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Республикасында кеше хокукларын яклауны тәэмин итү максатыннан, “Татарстан Республикасында 2014-2020 елларда кулланучылар хокукларын яклау комплекслы системасы үсеше” программасы кабул ителде.

Әлеге программа кулланучыларның хокукларын яклауга һәм товарларның сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, аның әйләнешен һәм сыйфатын дәүләт контроленда тотуны тәэмин итү һәм кулланучы хокукларын яклау буенча ТРның дәүләт инспекциясе ярдәме белән,  2014 елның 10 аенда гына да срогы чыккан җәмгысе 1,6 миллион сумлык  товар кулланылыштан алынган.

Гомумән, әлеге оешмага гражданнардан 18 меңләп мөрәҗәгать килеп ирешкән, шуларның 2 мең тирәсе язма рәвештә, калганнары исә телдән булган. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе сату-алу өлкәсенә, 11 процентка якыны көнкүрештә хезмәт күрсәтүгә бәйле. Шулай ук, гражданнардан техника, кием-салым, элемтә чараларына бәйле мөрәҗәгатьләр саны да шактый булган. Бу хакта бүген ТР Министлар Кабинетында узган брифингта ведомство җитәкчесе Игорь Марченко белешмә бирде. Аның сүзләренчә, мөрәҗәгатьләрнең 90 проценты судка барып җитми һәм кулланучы файдасына хәл ителә.

Ведомство азык-төлек продукцияләренең сыйфаты, нинди технологияләр ярдәмендә эшләнелүе белән дә һәрдаим кызыксынып, тикшереп тора. Мисал өчен, әлеге инспекция эретелгән сырлар сыйфатын тикшергән һәм 15 төрле сырның 7 се кулланылышка бөтенләй яраксыз булуы ачыкланган.

Быел 10 айда барлыгы 300 дән артык продукция лабораторияләрдә шундый тикшерү узган һәм аларның 26 проценты сыйфаты буенча куллануга яраксыз дип табылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100