Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРда шәхси торак төзелеше өчен зур җир кишәрлекләренә хуҗа булу хокукларын законлы рәвештә теркәүләрен тикшерәчәкләр
Барлык зур җир кишәрлекләре кадастр учетына куелачак
(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). ТРда шәхси торак төзелешенә җирләрне бирүне җайга салу буенча чаралар күрелә. Бу максатлардан чаралар комплексы әзерләнгән, бүген аларны ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Айрат Нуретдинов әйтте.
Аның сүзләренчә, шәхси торак төзелешенә җирләрне бирүне җайга салу максатыннан, зур җир кишәрлекләрен кадастр учетына куюны тормышка ашыру, файдаланылган һәм буш җирләр турында бер мәгълүмат чыганагын булдыру һ.б. планлаштырыла.
Айрат Нуретдинов Президентка зур җир кишәрлекләрен кадастр учетына кую эшенә кадастр инженерларын җәлеп итәргә тәкъдим итте.
“Бүген ТРда аттестация үткән 570 кадастр инженеры бар, аларның яртысы эшли торган. Аларны һәрберсе бу эштә актив катнашса, бу җир кишәрлекләрен, рекреацион зоналарны һәм урманнарны сакларга ярдәм итәр иде”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов бу фикерне хуплады. Шулай ук ул шик тудыра документлар буенча зур җир кишәрлекләренә хуҗа булу хокукын теркәгән затларга тиешле бәяне бирүләрен таләп итте. “Аларның моны ничек эшләгәнлегенә тикшерү ясарга кирәк. Бу - шул ук мошенниклар. Моны гафу итәргә ярамый”, - дип ассызыклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз