Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРда рәшәткә артында утыручыларның 80 проценттан артыгы – авыр һәм аеруча авыр җинаять кылучылар – Дәүфит Хәмәдишин
Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе хөкем ителгәннәрне аттестацияләү турында да сөйләде
(Казан 21 гыйнвар “Татар-информ” Гөлнар Гарифуллина). Агымдагы елның 1 нче гыйнварына төзәтү учреждениеләрендә һәм тикшерү изоляторларында 12 мең 265 кеше теркәлгән булган. Бу хакта бүген Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе 2015 нче елга йомгак ясау һәм 2016 нчы елга бурычлар билгеләүгә багышланган коллегия утырышында ведомство башлыгы Дәүфит Хәмәдишин хәбәр итте.
“2015 нче елда хокукый тәртип һәм законлылыкны ныгытуга, хөкем ителгән һәм кулга алынган затларны тиешле шартларда тотуга, аларның хокукларын яклауга, тәрбия һәм социаль эшне камилләштерүгә юнәлдерелгән эзлекле эш алып барылды”, - дип башлады чыгышын Дәүфит Хәмәдишин. Аның сүзләренә караганда, соңгы ике елда республика учреждениеләрендә махсус контингент саны әллә ни үзгәрмәгән. 2016 нчы ел башына ул 12 мең 265 кеше булса, 2015 нче ел башына 12 мең 316 кеше тәшкил итә. Рәшәткә артында утыручыларның 80 проценттан артыгы авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган өчен, һәр дүртенчесе үтерү һәм сәламәтлеккә күрәләтә авыр зыян салып, зыян күрүчене үлемгә җиткерү, һәр бишенчесе наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр өчен җәзасын ала. 70 проценттан артыгы иректән мәхрүм итү урыннарына кабат эләккән. Дәүфит Хәмәдишин Татарстанда тикшерү изоляторларының тулы булуын билгеләп узды. Кырыс режимдагы колонияләрдә хөкем ителгәннәрнең азаюын, гомуми режимдагы колонияләрдә, киресенчә, арта баруына игътибарны юнәлтте.
Докладчы узган елда Казанның тәрбияләү колониясе гамәлдән чыгарылганын һәм хәзер балигъ булмаган балаларның җәза срогын Пермь өлкәсендә үтәүләрен искәртте. Аның сүзләреннән аңлашылганча, тиздән бетерелгән учреждение базасында ир-ат һәм хатын-кызлар өчен уртак, 300 кешегә исәпләнгән колония-сөрген барлыкка киләчәк
Алга таба Дәүфит Хәмәдишин "социаль лифт" дип телгә кергән система турында сөйләде. “Хөкем ителгән затлар белән тәрбия, психологик эшчәнлек игътибар үзәгендә. Хөкем ителгән затларның үз-үзен тотышына бәя бирү буенча комиссияләрдә 5 меңнән артык кеше аттестацияләнгән. Аның нәтиҗәләре буенча, 315 кеше җиңеләйтелгән шартларга, 103се кырыс шартлардан гадәтигә һәм 247 кеше кырыс шартларга күчерелгән. 259 затка җәзаның әле үтәлмәгән өлеше йомшаграк төре белән алмаштырылган, аларның 46сы колония-сөргенгә озатылган. Аның әйтүенчә, бүгенге көндә хөкем ителгәннәрнең 87 проценты гадәти шартларда, 9 проценты җиңеләйтелгән һәм 4 проценты җәзаны кырыс шартларда үтәү урыннарында тотыла. “Шартлы төстә вакытыннан алда азат ителгәннәр саны кимүен дәвам итә”, - дип белдерде Дәүфит Хәмәдишин. Аның әйтүенчә, 2013 нче елда алар 1397 булса, 2015нче елда 740 булган, ягъни, барлык азат ителүчеләрнең 18 проценты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан игълан ителгән амнистия буенча республикада барлыгы 5 мең 496 кеше, шул исәптән төзәтү колонияләреннән һәм тикшерү изоляторларыннан 882 кеше азат ителгән. Иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган җәзадан 4 мең 673 кеше котылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз