news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТРда парламент партияләре эшчәнлеген эфирда тигез яктыртуга нисбәтле закон проекты эшләнде
Әлеге закон проекты белән парламентарийларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова таныштырды
Скопировать ссылку
(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзалары “Гомум файдаланыштагы дәүләт теле-радио каналлары аша парламент партияләре эшчәнлеген яктыртуда тигезлек гарантияләре турында” Татарстан Республикасы закон проектын карап тикшерде. Әлеге закон проекты белән парламентарийларны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова таныштырды.
Бу закон проекты төбәк телеканалы һәм радиоканалы тарафыннан ТР Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләрнең эшчәнлеген яктырту белән бәйле мөнәсәбәтләр җайга салына. Гади генә итеп әйткәндә, закон проектында теле һәм радиоканалларда барлык партияләргә дә эфир вакытын тигез күләмдә бирү мәсьәләсе карала. Республика яссылыгында караганда, сүз “Татарстан – яңа гасыр” каналы һәм “Яңа гасыр” радиосы турында бара.
Теле һәм радиоканаллар партияләрнең мөрәҗәгатьләрен яки белдерүләрен генә биреп калмыйча, аларның тулы эшчәнлеген яктыртырга хокуклы. Бары тик вакытны тигез бүләргә генә кирәк. Материалны сайлап алу мөмкинлеге дә теле һәм радиоканалларның үзләренә бирелә.
Закон нигезендә эфирда партияләрнең эшчәнлеге яктыртылышына дәүләт тә күзәтчелек итәчәк. Ягъни кайсы партиягә күпме вакыт бирелгәнлеген теле-радиоканаллар үзләре исәпләп бару өстенә, ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы да бу эш белән шөгыльләнәчәк. Римма Ратникова сүзләренә караганда, төп җаваплылык ТР Үзәк сайлау комиссиясенә төшә.
ТР Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләрнең эшчәнлеген бер календарь ай дәвамында яктыруга тотылган эфир вакыты күләмен исәпкә алу тәртибе һәм методикасы ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары белән раслана.
Комитет утырышындагы фикер алышулардан соң закон проектын эшләп бетерү зарурлыгы билгеләп үтелде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2