news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда медицина хезмәтләре күрсәтүнең торышы, сәламәтлек саклау тармагында коррупциягә каршы тору перспективалары турында

Миләүшә НИЗАМЕТДИНОВА

Соңгы елларда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр арасында коррупция күренеше, ел да үткәрелә торган сораштырулар күрсәткәнчә (хәер, коррупциянең торышын өйрәнүдә башка механизмнар каралмаган), сизелерлек кимегән.

Мисалга, 2012 елда 26 муниципаль берәмлектә сораштыруда катнашучыларның 70 проценты сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупция чәчәк ата дип санаса, шундый фикерне быел 13 муниципаль берәмлектә яшәүчеләр генә белдергән. Гомумән, сораштыруда катнашкан һәр 2 нче кеше, медицина хезмәткәрләре коррупциягә җәлеп ителгән, дип уйлый, вазифаи затларның үз вәкаләтләрен арттырып файдалануын һәр 5 нче кеше белә (гомумән, аеруча сәламәтлек саклау, мәгариф, хокук саклау органнарына җитәкче вазифага билгеләгәндә һәм ТКХ өлкәсендә болар аеруча күп дип саныйлар).

Күрсәтелгән медицина хезмәтләреннән исә 2012 елда сораштырылган 60,6 процент пациент канәгать калса, быел – 67,6 процент. Шулай да, сораштырылганнарның 19,9 проценты канәгатьсезлек белдергәне – стационарларда урын юклыгы, кардиолог, невропатолог, ортопед һ.б.ш. тар белгечлеккә ия табиб-белгечләргә, чиратлар зур булу сәбәпле, күренеп булмавы. Моннан тыш, һәр 8 нчесе, рәхмәт йөзеннән, барысы өчен дә медперсоналга акча бирергә кирәк дип саный, дөрес, андыйлар саны елдан-ел кими бара: 2013 елда – 15,7 проценты шулай дисә, быел – 13,3 проценты.

Күрсәтелә торган медицина хезмәтләре системасының үтә күренмәлелеге коррупция күренешләрен сизелерлек киметергә тиеш, шул ук вакытта ул медицина хезмәтләренең сыйфатын күтәрергә этәргеч бирә. Һәрхәлдә, сораштырылганнарның күпчелеге шулай дип саный. Гомумән алганда, электрон сәламәтлек саклау системасының киң таралышы халык тарафыннан уңай бәяләнә.

Бүген "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “2014 елда коррупциягә каршы күрелгән чаралар турында”гы темага үткәрелгән матбугат конференциясендә чыгыш ясаган ТРның социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты рәисе урынбасары Ольга Семенова шундый белешмә китерде. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов катнашып, 2014 елда республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупциягә каршы юнәлтелгән чаралар һәм быел үткәрелгән социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре игълан ителде.

Бу мәсьәләдә Алексей Панкратов фикеренчә, сәламәтлек саклау өлкәсендә республикада коррупция күренешләре кими бара, гомумән, табибка түләргә кирәк, дигән уйны пациентлар баштан чыгарып ташлау белән, коррупция дәрәҗәсе тагын да түбән тәгәрәячәк. Министр Гадел Вафин да шулай саный. Ул тәгаенләгәнчә, сораштыруда катнашканнарның 2011 елда 64,7 проценты медицина хезмәткәрләре коррупциягә җәлеп ителгән дип санаса, быел – 56,7 проценты. Проблема бар, шулай да, уңай якка үзгәрешне дә билгеләү урынлы, бу соңгы елларда максатчан эшләү нәтиҗәсе, дип саный ул. Үзем министр булып эшләгәндә тармакта 19 җитәкче билгеләнде һәм берсе дә югарыдан шалтыратып кушу буенча түгел, дип принципиаль позициясен белдерде ул.

Министр Г.Вафин билгеләп үткәнчә, республикада елына 25 мең тирәсе югары технологияле кыйммәтле медицина ярдәме күрсәтелә, операцияләр ясала, һәм аларның барысы да пациент өчен бушлай – республика һәм федераль бюджетлар хисабына. Пациентның кулына шул хакта язылган белешмә бирелә – бу авырулар өчен бик мөһим, чөнки алар акча мәсьәләсендә борчыла. Чит илләрдә медицина ярдәме эзләүчеләр күп, әмма анда да дефектлы очраклар бар, кайсыбер клиникаларда эш пациентлардан акча суыруга корылган, дип медицинадагы коммерсантлар тозагына капмаска өнди ул. “Чит илләрдәге партнерларыбыз белән элемтәгә кереп тә пациентны кызыксындырган сорауга җавап белешә алабыз, димәк, еракка сәфәр чыгасы да булмый, үз илебездә дә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә, үзебезнең республикада заманча җиһазлар алынган, белгечләр әзерләнгән, гомумән, елына 25 мең югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелгән тагын кайсы төбәк бар?” - дип игътибарны юнәлтә республикада сәламәтлек саклау тармагы башлыгы.

Ә инде түләүле медицина буенча тикшеренүдә иң кыйммәтлесе - компьютер томографиясе (2,5 мең сумнан башлап), магнитлы-резонанслы томография (5,5-6 мең сум тирәсе). Мондый тикшеренүләрне без 2014 елда 30 процентка арттырган булсак, киләсе елга компьютер томографиясе белән тикшерүне 56 процентка һәм магнитлы-резонанслы томография белән карауны 44 процентка арттыру планлаштырылган – болар барысы да кешеләребез өчен тикшеренү мөмкинлеге зуррак булсын һәм тикшеренгәндә түләүле хезмәтләргә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булмасын, өстәмә чыгымнар тотмасын өчен эшләнә, дип нигезләде министр.

Хәзерге вакытта тармакта кадрлар дефициты саклана, дөрес, республика социаль ипотека программасы буенча тораклы итүдә грант биреп кызыксындыру чаралары күрә. Бүгенгә 124 белгеч җәлеп ителгән, аларның 89 проценты – сәламәтлек саклауның беренчел звеносына кабул ителгән, тагын 60 эш карала, 48 яшь белгечкә социаль ярдәм сыйфатында 1әр млн. сум акча бүлеп бирү тәгаенләнә. Быел бездә хезмәт хакы да артты, шул исәптән машина йөртүчеләрнең дә, дип сөйләде министр.

Медицинада коррупцияне бетерү максатында, РКБ, ДРКБ, МКДЦ, Казанның 7 нче клиник хастаханәсе кебек ТРның әйдәп баручы клиникаларының кабул итү бүлекләренең һәрберсендә дистәләп видеокүзәтү гамәлдә, кайсыларына урнаштырыла, алга таба кабул итү-диагностикалау бүлекләренең барысын да эчтән, шулай ук бина тышыннан да видеокамералар белән җиһазлау күздә тотыла. “Бу медперсоналны дисциплинага тарта, кайчак хәтта аны аклый да”, - дип, Гадел Вафин үзенең Финляндия, Стокгольм һ.б. чит ил клиникаларында күргәннәрен уңай һәм безнең җирлек өчен дә ихтыяҗлы, дип бәяләде.

Мәҗбүри медицина иминиятләштерү фондының территориаль бүлеге белешмәсе буенча, соңгы 2 елда республикада медицина ярдәме мәсьәләсендә шикаятьләрнең гомум саны 32 процентка кимегән: 2012 елда – 5090 шикаять, 2013 елда - 3119. Акча таләп итүгә бәйле шикаятьләр саны да 12 процентка кимегән: 2012 елда – 450 шикаять, 2013тә – 374, ә быел 6 айда 85 шундый шикаять теркәлгән.

Сөйләшү барышында министр Гадел Вафин коррупцион күренешләргә китергән төп сәбәпләр дип түбәндәгеләрне атады: пациентларның медицина хезмәткәрләре белән турыдан-туры сөйләшеп, рәхмәт йөзеннән, бүләкләве, шул ук вакытта медицина хәзмәткәрләренең хезмәтенә бүләк көтүе, шуңа күнегүе; медицина ярдәменә ихтыяҗлы пациентларның хокукларын белеп бетермәве; кадрлар җитешмәве, аеруча поликлиника кебек беренчел звенода.

Вазгыятьне уңай якка үзгәртү максатында, министр сүзләренчә, пациентка йөз тоткан һәм коррупциягә каршы күзаллаулы корпоратив культура формалаштыру зарур. Бу юнәлештә эш бара, әйтик, былтыр ТР табиблар этикасы кодексы кабул ителде, һәр медучреждениедә ул гомуми җыелышлар үткәреп кабул ителде, эшкә алганда да һәркем аның таләпләрен үтәячәген имзасы белән расларга тиеш була; шулай ук инфоматлар да (ә алар хәзергә - 235) табиб белән йөзгә-йөз ачрашмый гына белешмә алып булганлыгы коррупциягә каршы торуда уңай ролен уйный. Алга таба, медицина хезмәтләре сыйфатын күтәрү максатында, табибка күренгән пациентларның табиб кабул итүен бәяләү өйрәнеләчәк, шулай ук сораштыру юлы белән.

Журналистларның, медицина өлкәсендә эшләүче күпме хезмәткәр ришвәт өчен эштән чыгарылды, дип кызыксынуына министр, моңа Эчке эшләр министрлыгы җавап бирә ала, дию белән чикләнсә, шулай да, ришвәтнең уртача суммасы - 13,6 сум, ә иң эресе - 400 мең сум, дип беркадәр ачыклык кертте. Республикада дәвалау учреждениеләре башлыклары 2 еллык контракт нигезендә эшли, шулай булгач, хилафлыклар күзәтелсә, аны озайтмау ихтималы һәрвакыт саклана, дип, ТР сәламәтлек саклау министр тезгеннең кыска булуына ишарәләде.

А.Панкратов искәрткәнчә, 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне БМОның Генераль ассамблеясы тарафыннан игълан ителгән, һәм ул 2004 елдан бирле ел да билгеләнә. Шул уңайдан республикада планлы һәм системалы эш алып барыла, шушы эшнең дәвамы буларак, бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хисап тота. Алга таба 19 ноябрьдә ТР буенча ЭЭМ коррупциягә каршы юнәлтелгән эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм башкарылган чаралары турында хисап бирергә тиеш, “Халык контроле” ресурсын файдаланып коррупция күренешләрен профилактикалау һәм минимальләштерү турында ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская шәрехләргә ниятли. 27 ноябрьдә исә закон сагы хезмәте органнары – РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү идарәсе белән ТР прокуратурасы коррупцион юнәлешле җинаять эшләрен тикшерү нәтиҗәләре һәм, гомумән, эшнең нәтиҗәлелеге; шулай ук коррупциягә каршы тору, дәүләт, гражданлык һәм муниципаль хезмәт турындагы законнар үтәлешенә прокурор күзәтчелеге нәтиҗәләре; эшкуарларның дәүләт контроле (күзәтчелеге) органнары тарафыннан планлы тикшерүләр үткәрү еллык планын килештерү һәм контрольда тоту мәсьәләсендә хокуклары сакланышы буенча ТР прокуратурасы эше һ.б. турында шәрехләмә бирергә тора. ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе 8 декабрьдә буласы брифингта коррупциягә каршы тору буенча ТР Президенты карамагындагы Совет эшчәнлеге, коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Республика экспертлар төркеме комиссияләре тарафыннан табылган закон бозу очраклары турында сүз алып барачак.

Югарыда әйтелгән чараларның һәркайсында модератор ролендә ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе катнаша, дип билгеләп үтте идарәнең бүлек мөдире Алексей Панкратов.

Искәртеп үтәбез: төбәгебездә “2015-2020 елларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыру” дәүләт программасы (аны раслау турында ТР Хөкүмәтенең быел 19 июльдә кабул ителгән 512 нче күрсәтмәсе бар) эшләячәк. Ул РФ Президентының быел 11 апрельдә кабул ителгән “2014-2015 елларга коррупциягә каршы торуда илкүләм план турында”гы 226 нчы Указын, ТРның 2006 елның 4 маенда кабул ителгән “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында”гы 34 нче Законын тормышка ашыруны күздә тота.

news_right_1
news_right_2
news_bot