news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәрләре өчен яңа мактаулы исем булдырырга ниятлиләр

Закон проектын эшләүчеләр элемтә чараларын үстерү һәм камилләштерү белән шөгыльләнүчеләрне генә түгел, мәгълүмат тармагында эшләү

(Казан, 4 март, “Татар-информ”, Лилия Маркелова). Якын киләчәктә Татарстанда “Атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре” дигән яңа мактаулы исем булдырылырга мөмкин. Бүген Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында депутатлар тиешле закон проекты, шулай ук “Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре турында”гы республика законына үзгәрешләр кертүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышты.
“Мәгълүмати технологияләр XXI гасыр тормышына яңа сыйфат алып килә. Бүгенге көндә мәгълүмати һәм телекоммуникация инфраструктурасы дөньядагы теләсә кайсы ил икътисады үсешенең төп ресурсларының берсенә әверелә, гражданнарның элемтә һәм мәгълүматка булган ихтыяҗларын канәгатьләндерергә ярдәм итә”, - дип ассызыклады ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Фәрит Фазылҗанов. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә тармакта 1635 предприятие исәпләнә. Анда меңләгән кеше эшли, алар арасында дәүләт бүләгенә лаеклылар да аз түгел.
Хәзерге вакытта Татарстанда “Татарстан Республикасының атказанган элемтә хезмәткәре” дигән мактаулы исем бар. Закон проектын эшләүчеләр элемтә чараларын үстерү һәм камилләштерү белән шөгыльләнүчеләрне генә түгел, мәгълүмат тармагында эшләүчеләрне дә бүләкләргә тәкъдим итә.





news_right_1
news_right_2
news_bot