Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТРда "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" наркотиклар таралышына каршы акциянең 2нче этабы уза
Акция 2008 елдан башлап оештырыла
(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" наркотиклар таралышына каршы акциянең 2нче этабы уза. Чара кысаларында гражданар төрле белгечләре: психолог, нарколог, наркоманияне кисәтү белгечләре, дин әһелләреннән консультацияләр алачак. Бу хакта Россия Наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат төркеме хәбәр итә.
Искәртеп узабыз: "Үлемне кайда сатуларын хәбәр ит!" акциясе 2008 елдан бирле үткәрелә. Узган елда гына да наркополицейскийларныд ышаныч телефонына гражданнардан меңнән артык шалтырату кабул ителгән. 2014 елда акциянең 1нче этабы нәтиҗәләре буенча татарстанлылардан консультатив һәм оператив төстәге 314 хәбәр алынган. Нәтиҗәдә, 45 җинаять эше ачылган, наркотиклар кулланучы 97 кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Идарә сайтындагы интернет-кабул итү бүлмәсе дә эшләвен дәвам итә, анда һәркем белгечләргә наркотиклар кабул итү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү турындагы үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, наркоконтроль органнарына эшкә урнашу мөмкинлеге хакында кызыксына ала.
Россия Наркотиклар әйләнешенә каршы көрәш федераль хезмәте ТР буенча идарәсенең (843) 273-43-45 номерлы ышаныч телефонына шалтыратып, шулай ук ведомство сайтындагы интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итеп, хокуксыз гамәлләр турында мәгълүмат калдырырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз