news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРда кискен тын юллары вирус инфекциясе һәм грипп белән авыручылар саны кими

20–25 ноябрьдә Татарстан Республикасы шәһәрләрендә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 41302 очрагы теркәлгән

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). 2009 елның 20–25 ноябрь чорында республика шәһәрләрендә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 41302 очрагы теркәлгән, 10 мең кешегә 157,2 авыру туры килә. Узган атна белән чагыштырганда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе 15,2 процентка кимегән, әмма эпидемия бусагасыннан 2,8 тапкыр артык.

Узган атнада Казанда инфекция авыруларының 19633 очрагы теркәлгән, бу алдагы атна күрсәткечләреннән 10,6 процентка түбән. Аларның 19027 очрагын грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе тәшкил итә, бу узган атна күрсәткечләреннән 10,8 процентка түбән, ә эпидемия бусагасыннан 149,3 процентка югары.
Шулай ук кискен эчәк инфекциясе белән авыручыларның 247 очрагы теркәлгән. Узган атна белән чагыштырганда кискен эчәк авырулары белән интегүчеләрнең саны 3,5 процентка кимегән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100