news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТРда кискен тын юллары вирус инфекциясе эпидемия бусагасыннан түбән

Республика шәһәрләрендә кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 9692 очрагы теркәлгән

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Бер атнада Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 9692 очрагы теркәлгән, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең ТР буенча Идарәсе матбугат хезмәте.
10 мең кешегә 36,8 авыру туры килә. Узган атна белән чагыштырганда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыру дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан 31 процентка түбән.
Узган атнада Казанда инфекция авыруларының 5738 очрагы теркәлгән, бу алдагы атна күрсәткечләреннән 0,6 процентка түбән. Аларның 5100 очрагын грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе тәшкил итә, бу узган атна күрсәткечләреннән 1,6 процентка югары һәм эпидемия бусагасыннан 30,3 процентка түбән.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100