news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил колонияда булды

Ул учреждениены карап чыкканнан соң, шәхси сораулар буенча сак астындагыларны кабул итте

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил колонияда (колония-поселение) булды. Вәкилнең сәфәре җинаять җаваплылыгына тартылган хатыннарның нинди шартларда яшәүләре белән кызыксынуга бәйле, дип хәбәр итә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Сәрия Сабурская даими рәвештә республика җинаять-башкарма системасы учреждениеләрендә була, ләкин 17 нче номерлы колонияда (колония-поселение) беренче тапкыр булуы.

Хатын-кызлар өчен тулай торак бинасы күптән түгел төзелгән, анда гомуми йоклау бүлмәләреннән тыш, балалы хатыннар өчен бүлмәләр, юыну, туклану бүлмәләре бар. Учреждениедә барлыгы якынча 40 хатын-кыз сак астында, аларның икесе бала көтә. Җаваплылыкка тартылганнар көнкүреш шартлары белән канәгать, барлык хатын-кыз да эшкә урнаштырылган – колонияда сөт һәм тегү цехлары бар, авыл хуҗалыгы үскән.

Шулай ук Сәрия Сабурская ирләр тулай торагында, ашханәдә, китапханәдә, юыну һәм юу комплексында, штраф изоляторында булды.

Ул учреждениены карап чыкканнан соң, шәхси сораулар буенча сак астындагыларны кабул итте. Җаваплылыкка тартылганнар мөрәҗәгать иткән сораулар күбесенчә торакка хокукны торгызу, РФ гражданлыгын алу һәм опекунлыкны рәсмиләштерү мәсьәләләренә кагылды. ТРда Кеше хокуклары буенча вәкил барлык мәсьәләләрне шәхси контроленә алды һәм аларны чишүдә катнашырга вәгъдә бирде.

news_right_1
news_right_2
news_bot