news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле һәм Россия Пенсионерлар берлеге Хокукый ярдәм көне үткәрә

Алдан язылу өчен телефоннар: (843) 279-25-99, (843) 279-25-02

(Казан, 18 май, «Татар-информ»). Татарстан  Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле, "Россия пенсионерлар берлеге" Гомумроссия оешмасының төбәк бүлеге белән берлектә, халыкка бушлай  юридик ярдәм күрсәтү максатыннан, Хокукый ярдәм көне үткәрә.

20 майда 15тән 18 сәгатькә кадәр Хокукый ярдәм көне Казан шәһәре, Пушкин урамы, 8а йорт адресы буенча (Россия Пенсия фондының Вахитов районындагы идарәсе) узачак. ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Адвокатлар палатасы, ТР Нотариаль палатасы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, РФ Пенсия фондының ТР бүлеге, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле аппараты вәкилләре консультантлар ролен башкарачак, дип хәбәр иттеләр амбудсмен аппаратында. 

Алдан язылу өчен телефоннар: (843) 279-25-99, (843) 279-25-02  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100