news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРда кадастр инженерлары хатасы белән 11 мең күчемсез милек теркәлми калган

115 мең эш исә туктатылган

 (Казан, 4 сентябрь,”Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында кадастр инженерлары хаталары һәм аларның хезмәтеннән файдаланучыларга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда ТР Кадастр палатасы директоры Ленара Мозафарова катнашты.

Татарстанда барлыгы 646 кадастр инженеры теркәлгән, шуларның 266 сы - кадастр белгечләре. Алар, күчемсез милекне теркәү алдыннан, участок чикләре һәм техник планнар төзү белән шөгыльләнә. Кадастр теркәвен уздыру турыдан-туры әлеге белгечләрнең эшләү тизлеге һәм эш сыйфатына бәйле. Чөнки документлар инженерлар тарафыннан дөрес тутырылмаган очракта, кадастр теркәвен уза алмау ихтималы бар. Узган ел ТР Кадастр палатасы тарафыннан, җирләрне исәпкә алу буенча 56 меңгә якын карар кабул ителгән, шуларның 11 меңнән артыгы исә, хаталы булып,  кире кагылган, 115 мең эш туктатылган.

Кадастр инженерларының закон бозу очраклары да теркәлгән. ТР Кадастр палатасы республиканың прокуратурасына шундый очраклар буенча 42 материал юллаган, шул исәптән административ хокук бозу буенча 21 эш кузгатылган. 15 кадастр инженеры административ җаваплылыкка тартылган. Ленара Мозафарова әйтүенчә, лицензияләре кире алынган инженерлар да кайвакыт эшләүләрен дәвам итәләр икән. Әмма андый инженерлар башкарган эш ТР Кадастр палатасы тарафыннан барыбер кабул ителми. “Хокук бозучы инженерларга салынган штраф күләме бары 5 мең сум гына, шуңа да алар бу суммадан курыкмый, һәм эшләрен дәвам итә”, - ди ул.

Республиканың иң әйбәт кадастр инженерлары турында мәгълүматны ТР Кадастр палатасы порталында күрергә мөмкин. “Күчемсез милегегезне тиешенчә, закон нигезендә теркәргә телисез икән, тәҗрибәле кадастр инженерларын яллагыз. Аларның исемлеге безнең сайтта эленгән”, - дип киңәш бирә Ленара Мозафарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100