news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда күпбалалы гаиләләргә 19 мең 100 җир кишәрлеге бирелгән

Бу исемлектә булганнарның 80,95 проценты

 (Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда бушлай җир кишәрлеген алырга дәгъва кылучы күпбалалы гражданнар исемлегенә 23 мең 594 гаризаны, шул исәптән, Казан буенча – 4 мең 831, Яр Чаллы буенча – 2 мең 886 гаризаны кабул итү турында карар кылынган.
ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының җир ресурслары идарәсе мәгълүматы буенча, Татарстанда 23 мең 587 җир кишәрлеге кадастр учетына алынган, Казанда - 2 мең 166, Яр Чаллыда – 2 мең 306.
ТРның 43 муниципаль районында, Казанда һәм Яр Чаллыда өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләргә 19 мең 100 җир кишәрлеге бирелгән, бу исемлектә булганнарның 80,95 процентын тәшкил итә, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot