news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерүдә башкарылган эшләр күләме 3,43 млрд. сум тәшкил итә

Бу планның 73,41 проценты дигән сүз

  (Казан, 12 июль, “Татар-информ”). ТРда күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерүгә 4,68 млрд. сум акча каралган булып, шуның кысаларында башкарылган эшләр күләме 3,43 млрд. сум тәшкил итә, - бу исә планның 73,41 проценты дигән сүз.

Бүген ТР Хөкүмәте йортында һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә һәм республика муниципалитетлары белән видеоконференция рәвешендә барган республика киңәшмәсендәге хисабында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Ханифов шул хакта белдерде.

Быел республиканың күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү программасына кергән 40 муниципаль берәмлегендәге барлык йортларда да эш башланган. Шулай да, 5 муниципалитеттагы 7 объектта эшләр производство графигыннан 20 проценттан артыкка калыша: алар – Азнакай, Бөгелмә, Менделеевск, Мөслим районнары һәм Чаллы каласы, дип хәбәр итте министр урынбасары.

Бюджет өлкәсенә караган объектларда пар казаннарын алыштыру эшләре турында хисабында Фәрит Ханифов эшләрнең Газлаштыру фонды тарафыннан 30 муниципаль районның 212 объектында үткәрелүен әйтте.

ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot