news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

“ТРда инновацион эшчәнлек турында» закон проекты беренче укылышка әзерләнә

ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин аңлатып үткәнчә, инновацион эшчәнлекне җайга салучы мондый законнар Россия Федерациясенең 20ләп субъектында бар

(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында депутатлар “Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек турында» закон проектын карап беренче укылышка әзерләде. Закон проекты белән ТР Икътисад министры Марат Сафиуллин таныштырды. Министр үз чыгышында Татарстан законнарына беренче мәртәбә “инновация”, “инновацион эшчәнлек”, “дәүләт инновацияләр сәясәте” дигән төшенчәләрнең кертелүен билгеләп үтте.

Билгеле булганча, республикада инновацион эшчәнлек мәсьәләләрен хәл итү Президент Указларында, Хөкүмәт карарларында чагылыш тапкан. Аерым алганда, ТР Президенты Указы белән 2008 елда Татарстан Республикасында 2015 елга кадәр Фәнни һәм инновацион эшчәнлекне үстерү стратегиясе расланган иде. Ә ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2004-2010 елларда Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлекне үстерү программасы кабул ителде. Әмма бу норматив-хокукый актлар инновацион эшчәнлек субъектлары арасындагы мөнәсәбәтләрнең төрлелеген көйләп бетерә алмый, аерым нормалар фәнни-техник прогресс казанышларын җитештерүне үстерү өчен куллануга этәрми. Шул сәбәпле, ТР Икътисад министрлыгы “Татарстан Республикасында инновацион эшчәнлек турында» закон проектын әзерләгән.

Марат Сафиуллин аңлатып үткәнчә, инновацион эшчәнлекне җайга салучы мондый законнар Россия Федерациясенең 20ләп субъектында бар. Татарстан парламентарийлары бәяләвенә чыгарылган закон проекты нигезендә, республикадагы инновацион сәясәтнең төп принциплары булып инновацион потенциалны үстерү һәм нәтиҗәле файдалану, инновацион эшчәнлекнең мөһимлеген һәм аның Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсеше дәрәҗәсенә йогынтысын тану һ.б. тора.

Әлеге закон нигезендә инновацион эшчәнлек белән инновацияләрне булдыручы һәм аларны тормышка ашыру физик затлар, технополислар, технопарклар, технологик инкубаторлар, венчур фондлары һәм башка оешмалар шөгыльләнә ала.

ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетына кергән депутатлар әлеге закон проектын хуплап чыкты. Шул вакытта комитет рәисе Марат Галиев, документны икенче укылышка әзерләгәндә, закон проектына инновацион продуктларны дифференциацияү өлкәсендә билгеле бер төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot