news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда инде 14 муниципаль берәмлекнең 53 йортында капиталь ремонт башланган

ТРда 2013 нче елда капиталь ремонт ясалырга тиешле йортлар исемлегенә 41 муниципаль берәмлектәге 811 күп фатирлы йорт кергән

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). ТРда инде 14 муниципаль берәмлекнең 53 йортында капиталь ремонт башланды, дип хәбәр итте бүген ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов.

Аның сүзләренчә, ТРда 2013 нче елда капиталь ремонт ясалырга тиешле йортлар исемлегенә 41 муниципаль берәмлектәге 811 күп фатирлы йорт кергән, аның гомуми бәясе – 4 миллиард 354 миллион сум. Бүгенгә проект-смета документациясе 335 йортка әзерләнгән.

Шулай ук Фәрит Хәнифов 2013 нче елдан коммуналь инфраструктураны яңарту федераль программасы тормышка ашырыла башлый, ул бу програма кысаларында 30 процент финанс ярдәмен күрсәтүне күзалдында тота, дип белдерде. Ул муниципаль берәмлекләргә бу мәсьәләне активрак хәл итәргә һәм программада катнашырга тәкъдим итте.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар башлыкларына бу программага игътибар итәргә тәкъдим итте. Ул республикада технологик аудит ясарга кирәклеген белдерде.

Фәрит Хәнифов 1 нче февральга ГИСУ хисабына 1 миллиард 953 миллион сум кертелүен, ул 12 айга фаразланганның 92 процентын тәшкил итүен хәбәр итте. Аның сүзләренчә, быел февраль ахырына кадәр ЕРЦ аудит уздырылачак.

“Чиста су” программасын тормышка ашыру турында сөйләгәндә, Фәрит Хәнифов хәбәр итүенчә, бүген республикада проект-смета документациясе (ПСД) эшләнелә. 120 объекттан 75енә ПСД эшләнгән.

Фәрит Хәнифов искәртүенчә, 2012 нче елда ТР “Чиста су” программасы буенча 300 миллион сум күләмендә федераль субсидия алырга дәгъва кылган, ләкин якынча 40 миллион сум гына алган.

2013 нче елда ике контурлы котеллар программасын тормышка ашыру турында сөйләгәндә, Фәрит Хәнифов Газлаштыру фонды тарафыннан 4 мең 710 фатирны (299 йорт) аерым җылыту системасына күчерү буенча проект документациясе әзерләү планлаштырылуын хәбәр итте.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot