news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда “Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлар корпусы” федераль проекты гамәлгә ашырыла башлады

Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлар корпусы муниципаль берәмлекләрнең яшьләр эшләре буенча органнары җитәкчеләренә презентацияләнгән

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасында “Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлар корпусы” федераль проекты гамәлгә ашырыла башлады. Аның координаторы – ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Отечество” яшьләр иҗтимагый оешмасы ярдәме белән ТР Үзиреклеләр хәрәкәте үсеше үзәге.

Проект кысаларында 12 бердәм гамәлләр көнен оештыру, доброволецларның Җиңүнең 70 еллыгына багышланган истәлекле чараларны оештыру һәм уздыруда катнашуы, ветераннарга көнкүрештә ярдәм күрсәтү, аларның хатирәләрен яздыру, һәйкәлләрне һәм каберләрне төзекләндерү буенча эшне дәвам иттерү планлаштырыла.

5 нче февральдә проект муниципаль берәмлекләрнең яшьләр эшләре буенча органнары җитәкчеләренә тәкъдим ителгән, шулай ук “Җиңүнең 70 еллыгының волонтерлар корпусы” белем бирү слеты презентацияләнгән. Слет 10-12 февральдә “Идел” яшьләр үзәгендә узачак.

Теләге булганнар волонтерлар корпусына керә ала, моның өчен волонтеры70.рф сайтында теркәлергә һәм үзең теләгән эш юнәлешен күрсәтергә кирәк. Аннан соң проект координаторы элемтәгә керәчәк, дип хәбәр итә ТР Үзиреклеләр хәрәкәте үсеше үзәге.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot