news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда I кварталда 265 млн. данә йомырка һәм 40 мең тоннага якын кош ите җитештерелгән

Продукция җитештерү күләме 110,2 һәм 108,7 процентка җиткән

(Казан, 6 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда агымдагы елның I кварталында 265 млн. данәгә якын йомырка һәм 40 мең тоннага якын кош ите җитештерелгән. Продукция җитештерү күләме 110,2 һәм 108,7 процентка җиткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә «Татптицепром» ААҖ генерал диреткорының җитештерү буенча урынбасары Альхат Вәлиев белдерде.
Гомумән алганда, бу чорда кошларның баш саны 9,8 миллионга җиткән, бу узган елгы күрсәткечләрнең 109,4 процентын тәшкил итә. Кошчылык продукциясен җитештерүдә «Чаллы-Бройлер», (үсеш 109,9 процент) ҖЧҖ, «Казанская» кошчылык фабрикасы ААҖ (101,4), «Ак Барс» кошчылык комплексы ҖЧҖ (110,5), «Юбилейная» ААҖ (116,2), «Лениногори кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ (112,2) лидерлар рәтендә бара.



news_right_1
news_right_2
news_bot