Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРда хокук саклау органнары хезмәткәрләренә карата җинаять эшләре кузгату саны кимегән
2014 елда шундый 26 эш судка тапшырылган
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”, Лилия Локманова). ТРда хокук саклау органнарына карата кузгатылган җинаять эшләре, 2013 ел белән чагыштырганда, кимегән. Аерым алганда, 2014 елда шундый 34 җинаять эше кузгатылган, аларның 26сы судка тапшырылган.
Бу хакта бүген ТР прокуратурасында матбугат конференциясендә ТР прокуроры урынбасары Сергей Старостин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, “Дальний” 9 нчы полиция бүлегендә булган хәлләрдән соң, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә карата контроль һәм дисциплина көчәйгән. Бу исә ведомствода җинаятьчелекнең кимүенә китерде, дип искәртте ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз