news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРда эшләүче 115 федераль заказчының 34 е генә электрон сәүдә мәйданыннан файдалана

Бүген бу хакта “Татмедиа”агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр ителде

(Казан, 13 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Казанда төзелүче Универсиада объектлары өчен кирәкле булган барлык җиһазлар федераль ихтыяҗлар өчен каралган электрон сәүдә мәйданы ярдәмендә сатып алыначак. Бүген “Татмедиа” агентлыгында журналистлар белән очрашуда ТР Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер әнә шулай дип белдерде.

Татарстанда соңгы 5 ел эчендә дәүләт, муниципаль ихтыяҗлар өчен сатып алуларны электрон аукционнар ярдәмендә уздыруның нәтиҗәләре сөенерлек. Республикада бүген контрактларның 46,2 проценты электрон сәүдә нәтиҗәсендә төзелә. Ә Россиядә аның өлеше 1 процентка да тулмый. Бу уңышлы практика федераль дәрәҗәдә дә кулланыла башлады. РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 1 июнендә дөнья күргән карары нигезендә, ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы федераль электрон сәүдә уздыру операторларының берсе итеп билгеләнде. Ягъни бу безнең мәйдан хәзер федераль заказчылар ихтыяҗлары өчен электрон формада ачык аукционнар уздыруда да кулланыла дигән сүз. Шушындый ук функцияне тагын Мәскәүнең бердәм сәүдә мәйданы һәм Саклык Банкының автоматик сәүдә системасы башкарачак.

Июль аенда федераль максатларда кулланылачак безнең электрон мәйдан аттестация узган. Сентябрь мәйданның яңа сыйфатта эшләүнең беренче ае булган. Бүгенге очрашуда аның нәтиҗәләре игълан ителде. Дәүләт заказы агентлыгы генераль директоры Яков Геллер сүзләренә караганда, Татарстан территориясендә эшләүче 115 федераль заказчының 34 е генә әлегә федераль электрон сәүдә мәйданы мөмкинлегеннән файдаланган. Алар федераль хезмәтләрнең республика идарәләре, югары уку йортлары, подрядчылар һ.б. Сентябрь эчендә бу заказчылар электрон сәүдә мәйданына гомуми суммасы 54,8 млн. сум булган 161 заказ урнаштыруга ирешкән. Яков Геллер Казанда спорт объектлары төзүчеләрнең федераль акчага спорт җиһазлары алу өчен заказларны актив урнаштыруын билгеләп узды. Спорт җиһазлары буенча уздырылган шундый беренче сәүдәдә 4 фирма киеренке көрәш алып барган. Яков Геллер әлегә электрон сәүдә мәйданы мөмкинлекләреннән файдаланмаган федераль заказчыларны атап үтүдән баш тартты. “Без бизнеска алга таба мөмкинлекләрен күрсәтү һәм мәнфәгатьләрен канәгатләндерү өчен юллар ачык икәнен тагын бер кат искәртәсебез килә. Бу мәсьәлә дәүләт һәм җәмәгатьчелекнең дә ныклы игътибар үзәгендә”-, дип белдерде ул.


Яков Геллер белдерүенчә, ТР Дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгының электрон сәүдә мәйданы республикада электрон товар-мәгълүмат системасы (ЭТИС) нигез ташларының берсе генә. “ЭТИС нинди җитештерүчедән, күпме күләмдә, нәрсә сатып алынуны, бизнеска бу инвестиция өлкәсен ачаргамы юкмы икәнен ачык күрсәтә. Бу ресурсны тулы күләмдә файдалана белергә кирәк”, -дип билгеләп узды агентлык җитәкчесе. Ул бу товар-мәгълүмат системасының көчен ачучы кечкенә генә, әмма кызыклы мисал китерде. “Капиталь төзекләндерү эшләре старт алып, алыш-бирешләрне каталогка салу эшләрен анализлый башлагач, Татарстанда кадак җитештерелмәве ачыкланды. Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты шул чакта грантлар хисабына кирәкле җиһазлар алды, ЭТИС та кулланылмаган мөлкәт турында махсус бүлектән файдаланып, буш биналар табып производствоны җайга салды. Республикада бүгенге көндә кадак җитештерү буенча 4 производство ачуга ирешелде”, -дип билгеләп узды Яков Геллер. Аның белдерүенчә, электрон товар-мәгълүмат системасы алга таба мәгълүмат, аналитик һәм сәүдә ресурсларының берләшмәсенә әйләнәчәк.








autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100