news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда Дәүләт Советы депутатлары катнашында телевизион дискуссион проект эшли башлый

Парламентарийлар программаны алып барырга, ә чакырылган экспертлар актуаль проблемаларны аңларга ярдәм итәчәк

 (Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген 19.15 сәгатьтә “ТНВ – Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында «Трибуна «Нового вБу юека» тапшыруында катнашучылар, читтән кертелә торган товарларны алмаштыру шартларында, ТР агросәнәгать комплексларында бәрәңге үстерү системасы буенча фикер алышачак. Тапшыру кысаларында, ТР Дәүләт Советы депутатлары инициативасы буенча яңа дискуссион проект эшли башлый, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

Парламентарийлар программаны алып барырга, ә чакырылган экспертлар актуаль проблемаларны аңларга ярдәм итәчәк. Бу тапшыруда сәяси партияләр вәкилләре, гражданнар җәмгыяте активистлары һәм парламент журналистлары катнаша. Программаны ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм агросәнәгать сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев алып бара. Тапшыруның беренче чыгарылышында тема буенча фикер алышуда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, бәрәңгене күпләп үстерүчеләр, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре, республиканың авыл җирлекләре башлыклары, кулланучылар кооперациясе вәкилләре, галим-селекционерлар, экспертлар һ.б. катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot