Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТРда быел 345 транспорт һәлакәтендә18 бала һәлак булган һәм 353е төрле дәрәҗәдә имгәнгән
Бу очракларның һәммәсендә дә олылар гаепле, дигән фикердә республика ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов
(Казан, 17 август, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел 7 айда Татарстан территориясендәге юлларда балалар катнашында 345 транспорт һәлакәте булып, шуларда 18 бала һәлак булган һәм 353е төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Узган елгы шушы ук вакытта исә статистика түбәндәгечә иде: 286 һәлакәттә 15 баланың гомере өзелгән һәм 285енең тәне төрлечә каза күргән. Европа илләре балалар катнашындагы транспорт һәлакәтләре санын нульгә җиткерергә омтылса, әйтик, бездә бу әле хыялда гына. 2004 елда республикада 882 кеше транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлгән, шул исәптән 39ы бала, 2012 елда юлларда барлык үлүчеләрне 585тән, шул исәптән балалар үлемен 26дан арттырмау бурычы куелган.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында үткәрелгән брифингта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов шундый мәгълүматлар китерде. Ләкин, соңгы елларда автотранспорт саны кискен артуы күзәтелгәнгә, юлларда үлүчеләр, имгәнүчеләр санын киметү бик катлаулы мәсьәлә булып тора, дип таный республиканың баш автоинспекторы.
“Элеккеге еллар белән чагыштырганда, юлларда балалар гаебе белән килеп чыккан һәлакәтләр саны кимеде: 32 проценттан 27 процентка калды. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, август-сентябрь айларында балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 58 процентка арта. Хәзер үк шундый хәтәр вазгыять сакланган мәлдә хәлнең нинди куркыныч төс аласын күз алдына да китерүе куркыныч”, - дип борчу белдерә Р.Миңнеханов. Шунлыктан, 16 август – 12 сентябрь көннәрендә, балигъ булмаганнар арасында юл һәлакәтләре санын киметү максатында, “Игътибар – балалар!” дип аталган Бөтенроссия комплекслы профилактикалау чаралары үткәрелә. Моның өчен конкурслар, яшь автоинспекторлар катнашында юл йөрү кагыйдәләрен үтәүгә чакырган пропаганда чаралары, конкурслар, балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә өстәмә дәресләр үткәрелә, тематик спектакльләр күрсәтелә. Идарә башлыгы сүзләренчә, велосипед, мототранспортта барган һәм автомобильләрдә пассажир сыйфатында юл хәрәкәтендә катнашкан балаларга контроль аеруча арттырыла. Мәсәлән, быел 7 айда җәяүле баланы таптату очрагы 193 исәпләнә, шулар нәтиҗәсендә үлүчеләр – 9, имгәнүчеләр – 189 һәм аларның күпчелеге – 7-14 яшьлек укучы балалар; тагын велосипедчы бала катнашында булган 22 һәлакәттә 2 бала үлгән, 20се җәрәхәтләнгән, мототранспортта исә 17 һәлакәт нәтиҗәсендә 2 бала һәлак булган һәм 16сы имгәнгән. Болардан тыш, юлларда транспорт һәлакәтләренең һәр 3нчесендә балаларны утыргычка беркетү җайланмасы булмавы мәгълүм. Бу очракларның һәммәсендә дә олылар гаепле, чөнки балаларны караучысыз, кресло алмыйча баласы хисабына акчасын янга калдырганнар; шулай ук юлларда автомобиль йөртүчеләр дә бик игътибарлы булырга тиеш, аеруча мәгариф учреждениеләре янында, дип саный Рифкать Миңнеханов. Ләкин “яткан полицейский” дип телгә кергән, ягъни машина юлын махсус күтәртеп транспорт тизлеген киметсен өчен ясала торган җайланма һәр мәгариф учреждениесе янында ясау мөмкин түгел, төгәлрәге, андыйлар муниципаль берәмлекләрдәге үзәк урамнарда, проспектларда, федераль юлларда ясала алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз