news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда балалы гражданнарга бирелә торган пособиеләр күләме арттырылган

Пособиеләр 5,5 процентка индексацияләнгән

(Казан, 12 января, «Татар-информ»).  Балалы гражданнарга бирелә торган пособиеләр күләме 2015 елның 1 гыйнварыннан индексацияләнгән. 

Аерым алганда, йөкле вакытта медицина оешмаларында иртә исәпкә баскан хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган пособие 543 сум 67 тиен күләмендә билгеләнгән. Бала тугач бер тапкыр бирелә торганы - 14 мең 497 сум 80 тиен. Беренче баланы караган өчен айлык пособиенең минималь күләме хәзер 2718 сум 34 тиенне тәшкил итә. Икенче һәм аннан соңгы балаларны караган өчен айлык минималь пособие күләме - 5436 сум да 67 тиен.

Йөклелек һәм бала тапкан, бала караган өчен айлык пособие исәпләү өчен уртача көнлек хезмәт хакының максималь күләме 2015 елда 1632 сум 88 тиен итеп билгеләнгән. Шуңа бәйле рәвештә, иминләштерелгән затның уртача хезмәт хакының 40 проценты күләмендә түләнә торган бала караган өчен айлык пособиенең максималь күләме 2015 елда 19 мең 855 сум 82 тиенне тәшкил итәчәк.

Бала тугач бер тапкыр бирелә торган пособие күләме бала 2015 елның 1 гыйнварында һәм аннан соңрак туган очракта гына индексацияләнә. Алда аталган дәүләт пособиеләре мәҗбүри социаль иминләштерү акчалары хисабына түләнә. Эшләүче ата-аналар пособиеләрне эш урыны буенча ала, дип искәртә РФ Социаль иминләштерү фондының төбәк бүлеге матбугат хезмәте.          

news_right_1
news_right_2
news_bot