Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТРда балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алучылар саны 8 процентка диярлек кимегән
Казанда бу күрсәткеч 11,3 процентка азайган
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Максим Кирилов). Татарстанда, яңадан теркәү үткәргәннән соң, балалар бакчаларына түләүгә өстәмә компенсация алучылар саны 8 процентка диярлек кимегән. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева сөйләде.
Шул ук вакытта, бүгенге көндә сабыйлары балалар бакчаларына йөргән ата-аналарның 40 проценты өстәмә компенсацияләрне ала.
Искәртеп узабыз: гаиләләрендә җан башына туры килгән уртача табыш 20 мең сумнан артмаган ата-аналар өстәмә компенсация алырга хокуклы.
"Республика буенча бу күрсәткеч 47,64 процентны тәшкил итә иде. Соңгы яңадан теркәүдән соң ул республика буенча 39,5 һәм Казан буенча 28,7 процентка калды", - дип белдерде министр урынбасары. Әйтергә кирәк, ата-аналар шулай ук федераль компенсация алырга да хокуклы. Наталья Бутаева сүзләренчә, теләсә кайсы гаиләгә, табышы нинди булуга карамастан, әлеге компенсация бирелә. Әйтик, беренче бала өчен ул 20, икенче балага 50, өченче балага 70 процент тәшкил итә.
"Әлеге компенсацияне алу өчен нибары гариза язарга, туу турындагы таныклык, банк счеты номеры һәм балалар бакчасы белән килешүне тәкъдим итәргә генә кирәк. Ягъни гаиләдә табыш күләме күпме булуга карамастан, социаль яклау органы компенсацияне бөтен кешегә түли", - дип аңлатты Бутаева. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә балалары мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнгән ата-аналарның 70 проценты компенсация алуга гариза биргән. Ул шулай ук табышлары җан башына 15-20 мең сум тәшкил иткән гаиләләрнең социаль яклау органнарыннан беренче балага 500 сум, икенче балага 750, өченче балага 500 сум күләмендә компенсация алуын мисал итеп китерде.
"Социаль яклау органнары балалар бакчаларына чыгып, яңадан теркәүне дәвам итә. 1 гыйнвардан теркәүнең яңа этабы башлана, ягъни без балалар бакчаларына барачакбыз. Моннан тыш, декабрьдән башлап балалар бакчаларында ата-аналар өчен йомгаклау җыелышлары уздырылачак, аларда безнең белгечләр компенсация алу кагыйдәләре турында тулырак сөйләячәк", - дип белдерде Наталья Бутаева.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз