news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТРда Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил гражданнарны кабул итә

Очрашуга 8 (843) 221-80-36 телефоны аша язылырга мөмкин

  (Казан, 25 сентябрь, «Татар-инфом»). Иртәгә, 26 сентябрьдә 10.00 - 12.00 сәгатьләрдә,ТРда Бала хокуклары буенча тулы вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнарны кабул итә.

Очрашу Казан, Кремль урамы, 12/20 йорт адресы буенча РФ Президентының ТР дагы кабул итү бүлмәсендә уздырыла. Очрашуга 8 (843) 221-80-36 телефоны аша язылырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспекторның матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100