news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРда авыл хуҗалыгы продуктларын сату өчен базарлар булдырырга кирәк, дип саный И.Сафиуллин

Шул рәвешле агросәнәгать комплексы өлкәсендәге кайбер проблемаларны хәл итеп булыр иде

(Казан, 21 гыйнвар, “Татар–информ”, Алия Сабирова). Үзебездә җитештерелгән продукцияне сату максатыннан базарлар булдыру өчен мөмкинлекләр табарга кирәк. Шул рәвешле агросәнәгать комплексы өлкәсендәге кайбер проблемаларны хәл итеп булыр иде. ТР парламентының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Илсур Сафиуллин бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә әнә шундый фикерне белдерде.
Аның сүзләренә караганда, барысын да авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә финанс ярдәме күрсәтүгә генә кайтарып калдыру дөрес булмас иде. “Авылдагы тормыш рентабельле булсын өчен икътисади шартлар тудырырга кирәк”, – дип өстәде ул. Депутат билгеләп үткәнчә, азык–төлек балансы булырга тиеш, шулай ук базар принципларында үзара мөнәсәбәтләр корырга кирәк.
ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Власов фикеренчә, күп нәрсә фермерның үзеннән тора – ул яхшы агроном да, икътисадчы да, юрист та булырга тиеш. Бары тик шул чагында гына ул һәм аның хуҗалыгы көндәшлеккә сәләтле булачак.
Матбугат конференциясендә депутатлар шулай ук үз производстволарын киңәйтү өчен фермерларга буш торучы биналарны, булган куәтләрне файдаланырга кирәк, дигән фикерне белдерде.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100