news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТРда 940 меңнән артык пенсионер пенсиясенең база өлеше 612 сумга арта һәм 2562 сум була

Шулай ук I группа инвалидлар, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга ул сумма 2 тапкырга арттырылып исәпләнә һәм аларның база өлеше 5124 сум булачак

булачак
 (Казан, 1 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген пенсия база өлештән (ул дәүләт тарафыннан билгеләнә), иминият өлешеннән (взнослар суммасы) һәм туплам өлештән тора, ә киләсе елның 1 гыйнварыннан иминият һәм туплам өлешләрдән генә исәпләнәчәк.

Быелга 4 нче тапкыр пенсионерларга пенсия артуы һәм өстәмә түләүләр бирелүе мәсьәләләре буенча бүген Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Марсель Имамов журналистлар белән очрашты. Аның сүзләренчә, 2009 елның 1 декабреннән Татарстанда күпчелек пенсионерларның, ә алар 940 меңнән артык, пенсиясе база өлеше 612 сумга артачак һәм ул 2562 сум тәшкил итәчәк. Шулай ук I группа инвалидлар, 80 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга ул сумма 2 тапкырга арттырылып исәпләнә һәм аларның база өлеше 5124 сум булачак.  Җыеп кына әйткәндә, декабрьдә пенсиянең база өлеше уртача 746 сумга артачак һәм уртача 5867 сумга җитәчәк.    

Бүген ТР Министрлар Кабинетында республика муниципаль район һәм шәһәрләре белән видеоконференция режимында барган брифингта М.Имамов әнә шул хакта шәрехләде. Ул ышандырып әйткәнчә, Пенсия фондының территориаль бүлеге шушы өстәмә суммаларны вакытында исәпләп, иртәгәдән билгеле график буенча тапшырырга әзер. «Пенсия фондының Татарстан буенча бүлеге Россия Федерациясе пенсия системасы  буенча лидер санала. Декабрьдә өстәмә түләүләргә дигән акча инде ноябрьдә үк килде, алар пенсия түли торган оешмаларга җибәрелде, расланган график буенча кредит оешмаларга җибәреләчәк», - дип белдерде М.Имамов. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100