news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда 2014 нче елда торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр барлык 793 объектта да тәмамланган

Республиканың 36 муниципаль берәмлегендә ТР Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан эшләр 100 процент дәрәҗәдә кабул ителгән

(Казан, 1 ноябрь, “Татар-информ”). Татарстанда 2014 нче елда торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча эшләр барлык 793 объектта да тәмамланган. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Аның эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 663 күп фатирлы торак йорт кабул ителгән, бу 83,61 процентны тәшкил итә. 36 муниципаль берәмлектә эшләр 100 процент дәрәҗәсендә кабул ителгән, дип хисап тотты ул.

Министр агымдагы елда “Һәркемгә уңайлы мохит” программасына җентекләбрәк тукталды. Аның сүзләренә караганда, быел программаның гомуми финанслау күләме 539,6 млн сум тәшкил итә. Социаль өлкәнең 135 объекты программа шартларына яраклаштырыла. Хәзерге вакытта җитәрлек күләмдә эшләр башкарылган, дип билгеләп узды Ирек Фәйзуллин, республика буенча эшләр 99,6 процент дәрәҗәдә үтәлгән.

Төгәлләштерелгән мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә сыер торакларын капиталь ремонтлау һәм силос-сенаж траншеялары төзелеше буенча эшләр тәмамланган диярлек. Шул рәвешле, сыер торакларын капиталь төзекләндерү программасы буенча эшләр 1 млрд 809 млн сумга башкарылган, ягъни гомуми лимитның 99 проценты күләмендә. Силос-сенаж траншеялары төзелеше программасы буенча 311,5 млн сум күләмендә акча үзләштерелгән, ягъни гомуми лимитның 99 проценты дәрәҗәсендә, дип хәбәр итте И. Фәйзуллин.

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры 2013-2014 нче елгы планнар кысаларында аварияле торактан гражданнарны күчерү программасы буенча вәзгыятькә дә тукталды.

Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен гражданнардан акча җыюга килгәндә, сентябрь аенда тупланыш 100,1 проценттан гыйбарәт, узган елның шушы чорында бу күрсәткеч 102,2 процентны тәшкил иткән, дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин. Тулаем алганда, аның әйтүенчә, республика буенча халыктан акча җыю 2014 нче елның 9 ае эчендә 98,4 процентка тәңгәл булган. Алга таба ул муниципаль районнар буенча җентекле мәгълүмат җиткерде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика буенча чагыштырганда, халыктан акча җыю күрсәткечләре түбәнрәк булган районнарга чыгып күчмә киңәшмәләр уздырырга тәкъдим итте. Ул шулай ук ТКХ оешмалары кулланылган газ өчен бурычлар үсешенә юл куйган районнарга да җитди игътибар юнәлтүне сорады. Республикада андый 14 район бар, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot