news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТРда 2013 нче елда мәктәпләрне капиталь төзекләндерү белән шөгыльләнәчәк төзелеш оешмалары сайланган

Исемлеккә намуссыз оешмалар да кергән, ләкин бу эшне башкарганда алардан баш кагу карары кабул ителгән

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). ТРда 2013 нче ел исемлегенә кергән мәктәпләргә капиталь ремонт ясаячак төзелеш оешмалары исемлеге билгеләнгән. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Исемлеккә 2012 нче елда мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасында үзләрен намуссыз күрсәткән оешмалар да кергән, ләкин алар кире кагылган. Аларны башка оешмалар белән алыштырдылар, дип ачыклык кертте Фәрит Хәнифов.
Бу карарны республика Президенты да хуплады.
Фәрит Хәнифов сүзләренчә, 2013 нче елда 162 мәктәптә (шул исәптән, Казанның 20 мәктәбендә) һәм 7 махсус мәктәптә ремонт ясалачак, гомуми бәясе – 2,5 миллиард сум.
Проект-эзләү эшләренә 25 миллион сум бүлеп бирелгән. Проект оешманы билгеләү буенча конкурс үткәрелгән. Конкурс нәтиҗәләре буенча, “Татинвестгражданпроект” учреждениесе белән дәүләт килешүе төзелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot