ТРда 10 айда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 189,4 млрд сум тәшкил иткән
Авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем күләменең 111,7 млрд сумы терлекчелеккә туры килә, 77,7 млрд сумы - үсемлекчелек өлкәсенә
(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында агымдагы елның 10 аенда авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем күләме 189,4 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында республикакүләм киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белдерде.
Республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында киңәшмәне ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.
Марат Әхмәтов биргән белешмә буенча, авыл хуҗалыгы продукциясе тулаем күләменең 111,7 млрд сумы терлекчелеккә туры килә, 77,7 млрд сумы – үсемлекчелек өлкәсенә. Агымдагы елның 10 аенда авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларының табышы 67,8 млрд сум тәшкил иткән (2014 елның 10 аенда – 57,9 млрд сум). Шул ук вакытта кош һәм сыер ите сатудан 27,9 млрд сум табыш кергән, сөттән – 16,2 млрд сум, йомыркадан – 2,9 млрд сум, ашлыктан – 10,8 млрд сум, яшелчәдән – 2,2 млрд сум.
“Акча табышының артуы производствоның чыгымнарын киметү һәм нәтиҗәлелекне арттыру резервларын ачыклау буенча даими эш алып баруга бәйле”, - диде Марат Әхмәтов.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры киңәшмәдә икътисадый күрсәткечләр комплексы бенча муниципаль районнар рейтинглары турында белдерде.
ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта мәгълүмат бирде.