news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Травматик та, пневматик корал да сәламәтлеккә җитди зыян китерә ала

Травматик та, пневматик корал да сәламәтлеккә җитди зыян китерә ала

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”, Венера Фәсхетдинова). Үз-үзеңне саклау максаты белән травматик корал куллану очракларының күп булуы Татарстан Эчке эшләр министрлыгында борчу уята, агымдагы елда мондый 20 факт теркәлгән, шул исәптән үлемгә, авыр тән җәрәхәтләренә сәбәп булган очраклар да бар, диде корал әйләнеше белән бәйле проблемаларга багышланган матбугат очрашуында ТР Эчке эшләр министрлыгының оештыру-рөхсәт эшләре һәм шәхси детектив һәм сак эшчәнлеген контрольдә тоту бүлеге башлыгы Илдус Хәлилов.

Бу вәзгыятьне исәпкә алып, ТР Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан травматик коралны сатып алуга, саклауга лицензияләр бирүне чикләү турында карар кабул ителгән, шулай ук коралга ия булучылар тору урыннары буенча тикшерелә.

Бүгенге көнгә корал алырга лицензия кандидат өстәмә рәвештә тикшерелгәннән соң бирелә, шулай ук кандидат ТР эчке эшләр министры урынбасары Рафил Ногуманов белән әңгәмә үтәргә тиеш.

Травматик коралның төрлесе бар, әмма күбесе ни сәбәптәндер “Оса” дигәнен сайлый, нәкъ бу корал 5 метр ераклыкта фанерны да тишә ала, сәламәтлеккә җитди зыян китерә ала һәм үлемгә сәбәп була ала, дип әйтте бүлек башлыгы.

Мәсәлән, 2 июльдә “Светлая поляна” ял итү базасында билгесез ир-атлар “Оса” травматик коралдан базаның комендатының күкрәгенә һәм аягына ата, нәтиҗәдә ул “Ашыгыч медицина ярдәме” машинасында гомере белән хушлаша.

Илдус Хәлилов сүзләренә караганда, хәрби коралга охшаш пневматик корал да куркынычлык тудыра ала. Җинаятьчеләр әлеге төр корал белән куркытып, хокук бозулар, җинаятьләр кыла, дип билгеләп үтте ул. Шул нисбәттән, ТР Эчке эшләр министрлыгы ТР Дәүләт Советы белән берлектә хәрби коралга охшаш коралны кулланыштан алу турында тәкъдиме белән чыга, диде бүлек башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot