news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Трассаларда кар яву аркасында автобуслар һәм йөк машиналары өчен чикләүләр кертелде

Татарстанның кайбер трассаларында кар яву сәбәпле автобуслар һәм йөк машиналары өчен чикләүләр кертелде.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, Р-239 трассасында Чистайдан Әлмәткә кадәр, шулай ук Алексеевск – Әлмәт трассасының Әлмәт районында уза торган өлешендә чикләүләр кертелгән.

Республика халкын торак пунктлардан ихтыяҗ булмаса гына чыкмаска, шулай ук шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга чакырдылар. Штаттан тыш хәлләр килеп чыкканда ярдәм сорап 8(843)5333888 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Чикләүләр һава шартлары яхшыргач бетереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot